Кулланучыларның хокукларын яклау көне: "Базар – шулай ук хокук урыны!"

2019 елның 12 марты, сишәмбе

13 март көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 14 март көнне 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 100 адресы буенча "Вьетнамский" сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау буенча "Базар – шулай ук хокук урыны!" исемле күчмә консультацияләү өстәле оештырылачак.

Әлеге чара ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлана. 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза.

Чаралар кысаларында кулланучылар тарафыннан дәгъваларны белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракларда проблемаларны хәл итүгә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультация бирү күздә тотыла.

Биредә үк теләге булганнар кулланучыларның хокукларын белүгә карата мини-викторинада да катнаша алачак.

 Кулланучыларның хокукларын яклау көненә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турындагы мәгълүматлар белән түләүсез басма матбугат әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International