Бер кафеда – дүрт хокук бозу очрагы

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2019 елның 14 июнендә гражданин гаризасы буенча Нурлат районының Мамык авылында урнашкан "Караван" кафесында планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде.

Сәүдә объектында уздырылган контроль чаралары барышында шәхси эшкуардан 39,35 литр күләмендә 4 төрле сыра тартып алынды, әлеге товарларга хуҗалык итүче субъектның товар-транспорт накладнойлары һәм ярашлылык сертификатлары юк иде.

Моннан тыш, "Росалкогольрегулирование" федераль хезмәтеннән алынган хисап нигезендә шәхси эшкуарның БДАМС системасына тоташтырылмаган булуы, сыраны ваклап сату турында декларацияләр тапшырмавы һәм шул рәвешле алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозуы да ачыкланды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International