Әгерҗе муниципаль районында Эшкуар көненә багышланган "галстуксыз" очрашу

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 19 июнендә Әгерҗе шәһәренең "Радуга" кафесында Эшкуар көненә багышланган очрашу булды, анда Әгерҗе муниципаль районының эшкуарлык җәмәгатьчелеге катнашты. Чарага эшкуарлар, икътисадның төрле тармакларындагы бизнес вәкилләре (төзүчеләр, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре) чакырылган иде. Сәламләү сүзендә Андрей Сергеевич эшкуарлык вәкилләрен бәйрәм белән котлады, район тормышында актив урын алып торганы, Сабантуй милли бәйрәмен уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга аншлагларны ике телдә теркәү буенча законнардагы яңа таләпләр турында әйтеп узды.

Чара барышында шулай ук Татарстан Республикасының 9нчы районара салым инспекциясенең 4 нче камераль тикшерүләр бүлегенең өлкән дәүләт салым инспекторы Савельев Александр Евгеньевич, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеев районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Гыйсмәтуллина Рәисә Тәлгать кызы, Эшкуарларга ярдәм фонды вәкиле Федянина Наталья Валентиновна, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Яппарова Раушания Дөлфәт кызы һәм банк структуралары вәкилләре: Россельхозбанкның Әгерҗе шәһәрендәге өстәмә офисына идарә итүче Хәдимуллина Фәридә Әхәт кызы, ВТБ-24 банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча баш менеджеры Лунгу Роман Григорьевич чыгыш ясады.

Эшкуарлык өчен актуаль: кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасының гамәлдә булуы (микрозайм), контроль-касса техникасын куллану буенча өченче этапка күчү (онлайн касса), һөнәри керем салымына күчү турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Соңыннан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Баженова "Татарстан Республикасының биржа мәйданчыгында сатып алуларның өстенлекләре турында" һәм эшкуарлыкның башка проблемалары хакында сөйләде.

Бизнесменнардан алынган барлык сораулар район җитәкчелеге контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International