Декларация тапшыруның яңа кагыйдәләре

2012 елның 17 августы, җомга
Россия Федерациясе хөкүмәте сайтында бастырылган карардан күренгәнчә, Россия Федерациясе хөкүмәте компанияләр өчен спирт һәм алкогольле продукция җитештерү күләме, аның әйләнеше һәм кулланылышы турында декларация тапшыруның кагыйдәләрен раслады.
        Документ 9 нчы августта расланды.
        Карарда “Сыра һәм сыра эчемлекләре җитештерүче һәм аларның әйләнешен тәэмин итүче, шулай ук этил спиртын һәм этил спирты 25% арткан алдан үлчәп, төреп куелмаган спирт продукцияләрен күчерүче, этил спиртын яки этил спиртын кулланып, алкогольле  продукцияне  җитештерү өчен төп технологик җиһазларның егәрлеген кулланучы оешмалар, алкоголь һәм этил спирты 25% арткан спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне ваклап сатучы оешмалар, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр агымдагы елның беренче һәм икенче кварталы өчен декларацияләрне 2012 нче елның 20 нче сентябренә кадәр тапшыралар”,- дип әйтелә.
         Декларацияләр квартал саен, отчет чорыннан соң килүче айның 10 числосыннан калмыйча, ә дүртенче квартал өчен, киләсе айның 20 нче числосыннан соңармыйча, тапшырыла.
          Карарны тормышка ашыруга бәйле йөкләмәләр финанс белән тәэмин итү Росалкоголь көйләү тарафыннан федераль бюджетта чираттагы финанс һәм план чорына әлеге максатлар өчен каралган бюджет акча бирү дәрәҗәсендә үтәлә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International