Семинар

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
2012 нче елның 15 августында Мөслим районында Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече һәм ТР буенча Роспотребнадзор белгече белән бергә “Аэлита” ШЭ Галимова Р.М., “Нурлы” ШЭ Максытова Ф.Ф., “Феникс” ШЭ Закирова Г.Р. кибетләренең хезмәткәрләре өчен укыту семинарын үткәрделәр.
          Семинар барышында “Кулланучы хокукларын яклау турында” РФ Законының, товарларының аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең төп кагыйдәнамәләре аңлатылды, район кулланучы базары хәленә анализ ясалды, гражданнар мөрәҗәгатьләренең күпсанлы мисаллары китерелде.
         2012 нче елның 1 июленнән гамәлгә кергән “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен, әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле продукцияне  куллану (эчү) чикләве турында”гы № 171 - ФЗ 1995 нче елның 22 ноябреннән ФЗ үзгәрешләренә  кагылган сораулар шулай ук яктыртылды.
         Лекция ахырында кибет хезмәткәрләренә кулланучылар өчен буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International