ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларның хокуклары бозылуга юл куймау һәм кисәтү максатыннан системалы рәвештә консультация-аңлату эшләре алып барыла. Әлеге эш кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, консультацияләр, белем бирү семинарларын оештыру һәм үткәрү, мәгълүмати хатлар җибәрү юлы белән үткәрелә. Әйтик, Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Нуртдинова Алла Лениногорск шәһәрендәге "Кояш" кибете хезмәткәрләре өчен укулар үткәрде.
Практикум барышында товар сыйфаты буенча кулланучылар мөрәҗәгать иткәндә сатучыларның гамәлләре турында аңлатылды, гражданнар белән хезмәттәшлек итү барышында эшкуарларда килеп туган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары каралды.
Хуҗалык итүче субъектның махсус игътибары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 19 пунктына юнәлтелде, анда сатучы сатыла торган товарларга, аның исемен, сортын (булган очракта), авырлыгы яки берәмлеге өчен хакын күрсәтеп, бердәй һәм төгәл рәсмиләштерелгән бәялекләр булуын тәэмин итәргә тиеш, дип төгәл күрсәтелгән.