Эш көннәре

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән шикаять нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2019 елның 27 июнендә Чаллы шәһәре сәүдә объектларының берсендә стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады. Барлыгы 62 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

2019 елның июнь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә барлыгы 47 хокук бозу очрагы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International