Бөгелмәдә хәмерне легаль булмаган рәвештә ташыганнар

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегеннән алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә бәйле берьюлы ике факт керде, ә атап әйткәндә: хәмер продукциясе легаль булмаган рәвештә ташылган.

Казан-Оренбург трассасының 317 нче чакрымында Бөгелмә шәһәре кешесенең "Лада Гранта" шәхси автомашинасын караганда, гомуми 286 литр күләмендә махсус федераль маркалар белән маркаланмаган алкогольле продукция табылган: 0,5 л сыешлы "Талка" аракысы – 72 шешә; 0,5 л сыешлы "Хортица" аракысы – 100 шешә; шулай ук үтәкүренмәле спиртлы сыекча тутырылган 10,0 литрлы ак төстәге 20 канистра.

Икенче "табыш" азрак булган. Бөгелмә районының Акбаш поселогында яшәүче башка берәү УАЗ-390995 автомашинасында гомуми 100 литр күләмендә 5әр литрлы савытларда спиртлы сыеклык тутырылган 20 шешә аракы ташыган.

Барлык алкоголь продукциясе алынган, ә тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылган, анда продукция хуҗаларына карата административ тикшерү эше үткәрелә.

Тартып алынган алкогольле продукция үрнәкләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International