Җәен мәктәп укучылары белән аралашу

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Июнь аенда мәктәп яны лагерьларының эше төгәлләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре июнь азагында Әлмәт шәһәренең 15 нче урта мәктәбе каршындагы лагерьга рейд ясады. Очрашу мәктәпнең актлар залында оештырылды, укучылар, тәрбиячеләр, шулай ук укытучылар, 60 артык кеше катнашты. Очрашуның максаты – катнашучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча танып-белү лекцияләре үткәрү.

Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Закон нигезләре турында сөйләделәр. Балалар һәм өлкәннәр сораулар бирде, мәсәлән: әгәр сатып алынган продукт сыйфатсыз булып чыкса нишләргә, интернет аша бер товарга заказ биреп, аның урынына икенче төрлесе килсә нишләргә һ.б.

Моннан тыш, конкрет проблемаларны хәл итү ысуллары күрсәтелде, мәнфәгатьләрне яклау буенча профессиональ киңәшләр бирелде.

Чараны үткәргән хезмәткәрләр, киләчәктә бу өлкәдә грамоталы буын үссен һәм кулланучыларның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылу ихтималын минимальләштерү өчен, инде хәзердән үк яшьләргә кулланучыларның хокукларын яклау турында белемнәрне сеңдерергә кирәк, дип ышана.

Очрашу барышында барлык катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә күпкырлы мәгълүмат урнаштырылган белешмәлекләр, брошюралар, "Вестник потребителя Татарстана" газетасының яңа саны өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International