Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәһәр халкына файдалы ял оештырды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Кулланучы хокукларын яклаучы Закон барлыгы турында белү яки Закондагы аерым өземтәләрне укып чыгу белән генә эшнең барып чыкмавына кулланучыларның инде күбесе үз мисалында инанды – Закон нигезләмәләренә туры китереп, үзеңнең кулланучы хокукларын яклау механизмына ия булу зарур. Кулланучы буларак үз хокукларыңны ничек итеп дөрес гамәлгә ашырырга? Нәрсәдән һәм ничек итеп дөрес башлап җибәрергә? Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә? Шушы һәм башка сорауларга 2019 елның 3 июлендә үткәрелгән чара вакытында Арча шәһәренең "Җиңү" ял һәм мәдәният паркына килүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан тулы җаваплар бирелде. Шулай ук "Халык контроле" системасының эшләве турында да мәгълүмат җиткерелде.

Паркка килүчеләр шундый танып-белү чарасы өчен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. 

Чара барышында мәгълүмати-белешмә материаллары – территориаль органның адреслары һәм элемтә өчен телефоннары урнаштырылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International