Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне камилләштерү

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында эшкуарлар һәм кулланучылар кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен камилләштерде. Чаллы территориаль органы белгечләре чаралар комплексы үткәрде, аларның максатларының берсе – район халкына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга ачыклык кертү, аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.

ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Минзәлә шәһәренең "Магнит" һәм "Пятерочка" кибетләрендә 162 исемдәге продукция бәяләренә мониторинг үткәрелде. "Пятерочка" кибетендә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация үткәрелде, анда товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча тулы җаваплар бирелде. Азык-төлек товарларының җитешсезлекләре ачыкланганда кулланучыларның хокуклары турындагы мәсьәлә; товар бәясе буенча сатып алучыларны ялгыш фикергә китерүгә бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Райондагы кулланучылар да читтә калмады, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, кулланучыларның үзара мөнәсәбәтләре өлкәсендә үзләренең мөһим сорауларын бирделәр. Барлык катнашучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

Шулай ук «АБ ИнБев Эфес» АҖ, "Булгарпиво" ААҖ һәм "Белый Кремль" сыра кайнату заводы җитештергән сыраның Минзәлә шәһәре ваклап сату челтәрендә тәкъдим ителгәнлегенә мониторинг ясалды һәм шәһәрнең федераль, локаль һәм челтәрле булмаган кибетләрендә 24 исемдә социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары бәяләренә мониторинг үткәрелде. 

Исегезгә төшерәбез, мондый күчмә чаралар Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан ай саен үткәрелә. Моннан тыш, теләгән кеше кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә ала: 8(8552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International