Теләче районы Шәтке авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 4 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Теләче районы Шәдке авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Мондый чаралар үткәрү кулланучыларның хокукларын яклау эшенең район халкына файда китерүен күрсәтә. Кулланучыларга түләүсез хокукый консультация ярдәме күрсәтелә, аның барышында кулланучыларның хокуклары бозылуга бәйле вәзгыять тикшерелә. 

Чара барышында кулланучылар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр, шул исәптән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру (кире кайтару) сроклары һәм тәртибе, таләпләр белдерү сроклары, алыштырылырга яки кире кайтарылырга тиешле булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында фикер алыштылар. Чарада катнашучыларга сыйфатка тикшерү һәм экспертиза үткәрү тәртибе, экспертиза уздыра торган оешмалар турында мәгълүмат бирелде.

Гражданнарга "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары күрсәтелгән, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International