Декларантлар өчен информацион белдерү

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2012 нче елның 9 августында кабул ителгән 815 нче номерлы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү күләме, аның әйләнеше һәм (яки) кулланылышы турында, җитештерү куәтләрен куллану турында декларация тапшыру турында”гы карары буенча этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү күләме, аның әйләнеше һәм (яки) кулланылышы турында, җитештерү куәтләрен куллану турында декларация тапшыру кагыйдәләре расланды дип, ТРның дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә. Күрсәтелгән карар буенча алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмалар, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы индивидуаль эшмәкәрләр, шулай ук алкогольле һәм этил спирты 25% арткан спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне ваклап сатучы оешмалар 2012 нче елның I һәм II кварталы өчен декларацияләрне 2012 нче елның 20 нче сентябренә кадәр тапшырырга тиеш.
         Шул уңайдан:
1.     алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмаларга:
2012 нче елның 1 нче сентябренә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату турында 2012 нче елның I һәм II кварталы өчен декларацияләрне федераль форматта әзерләргә кирәк.
       Күрсәтелгән декларацияләрне әзерләүдә ярдәм күрсәтү максатыннан ТРның дәүләт алкоголь инспекциясе, информацион мәгълүматлар базасын кулланып, ТРның дәүләт алкоголь инспекциясе форматында декларацияләр тапшыручы барлык декларантлар өчен I һәм II квартал нәтиҗәләре буенча федераль форматта декларацияләр проектын формалаштыра һәм аларны 2012 нче елның 27 нче августына кадәр декларантларның ТРның дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрү өчен кулланыла торган электрон адресларына юнәлтә.
    Декларацияләрнең күрсәтелгән проектларын, программа тәэминатын кулланып, тикшерергә һәм, кирәк булса, төзәтергә кирәк, программаның дистрибутивын http://ftp.prav.tatar.ru/gosalcogol/RARITET2012/INSTALL/setup.exe адресы буенча алырга була.
     2012 нче елның 28 нче августына кадәр декларацияләрне федераль форматта имзалар өчен, билгеләнгән тәртиптә ЭЦИ (электрон - цифра имза) алырга, шулай ук декларацияләрнең, декларантның һәм ТРның дәүләт алкоголь инспекциясенең имзаланган ЭЦИның күчермәсен җибәрер өчен, шәхси кабинетларны РФнең Росалкоголь көйләү порталында (https://service.fsrar.ru/auth/login) теркәргә кирәк.
2. этил спирты 25% арткан спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне ваклап сатучы оешмаларга, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы индивидуаль эшмәкәрләргә:
     2012 нче елның 1 нче сентябренә кадәр, «Декларант-Алко» программа тәэминатын кулланып, 2012 нче елның I һәм II кварталы өчен декларацияләрне әзерләргә кирәк, программаның дистрибутивын http://www.fsrar.ru/files/DeclarantSetup.zip адресы буенча алып була.
    2012 нче елның 28 нче августына кадәр декларацияләрне федераль форматта имзалар өчен, билгеләнгән тәртиптә ЭЦИ алырга, шулай ук декларацияләрнең, декларантның һәм ТРның дәүләт алкоголь инспекциясенең имзаланган ЭЦИның күчермәсен җибәрер өчен, шәхси кабинетларны РФнең Росалкоголь көйләү порталында (https://service.fsrar.ru/auth/login) теркәргә кирәк.
    Формалашкан декларацияләрне федераль форматта ТРның дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшыру вакыты һәм технологиясе турында Сезгә өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Моннан тыш, хәзерге вакытта ЭЦИ алдагы раслаучы үзәкләрдә алып була: ЯАҖ "ТаксНет" (ИНН 1655045406),www.taxnet.ru, ФГУП "ЦентрИнформ" (ИНН 7841016636), http://ca.center-inform.ru, ЗАО «Поволжский удостоверяющий центр» (ИНН 1655073770), www.vrea.ru, ООО "Центр Электронных Услуг" (ИНН 1657055576), http://esc-kazan.ru, ООО "Компания "Тензор" (ИНН 7605016030), www.tensor.ru).
      Барлык сораулар буенча декларантларга:
Әлмәт территориаль органы(8-8553)22-21-66 тел. буенча;
Арча территориаль органы(8-84366)3-22-69 тел. буенча;
Яшел Үзән территориаль органы(8-84371)5-85-15 тел. буенча;
Казан территориаль органы(843)278-92-13 тел. буенча;
Яр Чаллы территориаль органы(8-8552)71-26-36 тел. буенча;
Түбән Кама территориаль органы(8-8555)36-63-85 тел. буенча;
Чистай территориаль органы(8-84342)5-10-19 тел. буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 ТРның дәүләт алкоголь инспекциясе       22.08.2012
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International