Барысы да үзең өчен дөрес һәм сыйфатлы коену киемен ничек сайлап алу хакында

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Кешелекнең гүзәл яртысы коену сезоны ачылуны һәм диңгезгә сәяхәт кылуны зур түземсезлек белән көтеп ала. Кемдер бу вакыйга өчен айлар буе, көн саен күнегүләр ясап әзерләнә, кемдер бик тиздән әйләнә-тирәдәгеләргә гүзәл күренү өчен берничә атна диетада утыра. Әмма артык зур булмаган, ләкин шактый әһәмиятле бер детальне – су коену киемен исәпкә алмасаң, бу тырышлык юкка чыгарга мөмкин. Коенмалык (купальник) – җәйге вакытта гардеробның аерылгысыз өлеше. Һәр туташ һәм хатын-кыз, ялга чыккан вакытта стильле, зәвыкълы булып күренергә хыяллана.

Коенмалык хатын-кызга кимчелекләрне яшерергә һәм фигурасының үзенчәлекле якларын ассызыкларга ярдәм итә ала, шул ук вакытта, киресенчә, бөтен тырышлыкны юкка да чыгарырга мөмкин. Ябык яки ачык булган төп ике төр коенмалыктан тыш тагын бик күп модельләр бар, аларның һәркайсы билгеле бер фигура тибына туры килә һәм хатын-кызга кабатланмас образ тудырырга мөмкинлек бирә.

Модалы тенденцияләргә генә түгел, ә фигура тибына да туры килгән коенмалыкны ничек сайларга соң? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең киңәшләре сезгә бу эштә ярдәм итәр. Коену киемнәренең кайбер үзенчәлекләре һәм төрләре белән танышып китик:

Бикини. Коенмалыкның шактый ачык төре, өске һәм аскы өлешләре аерым.

Бандо. Бикининың бер төре, өске өлеше тасмага охшаш, бретельләрсез генә тора.

Халтер. Бу төр коенмалыкның лиф бретельләре муен тирәли бәйләп куела.

Танкини. Югары өлеш топ буларак ясалган.

Свимдресс. Тоташ итеп тегелгән коенмалык.

Майо – свимдрессның классик төре.

Тоташ бандо. Исеменнән үк күренеп тора, коенмалык резинкалар ярдәмендә тора.

Пландж. Уемтысы аеруча зур булган ачык төрдәге свимдресс.

Монобикини. Купальникның өске һәм аскы өлеше тукыма белән ялганган, ян-яклары ачык.

Коену киеменең нинди материаллардан әзерләнгән булуын белеп тору да кирәк!

Уңайсыз булмасын өчен материалның составын һәм үзенчәлекләрен исәпкә алу зарур. Кайбер тукымалар тәнне зарарлый һәм хәтта форма бирү өчен химик составлар белән дә эшкәртелә. Коенмалык өчен тукымалар нәрсәсе белән аерыла, аларның исемнәре ничек һәм үзенчәлекләре нинди?

Коену костюмы өчен текстиль җиңеллеге, төсенең җетелеге һәм гигиеналы булуы белән сыйфатлана.

Мондый эшләнмәләр табигый һәм синтетик материаллардан әзерләнә, аларның һәркайсында аерып торучы характеристикалары була. Коенмалык материалы тән тиресен зарарламаска, аллергия бирмәскә тиеш. Аның бурычы – ультрашәмәхәдән саклау. Коену киеме берничә сезон дәвамында хатын-кызның бизәнгеч әйбере булсын өчен, аның тукымасы кояшка, дымга, юдыруга каршы тотрыклы булырга тиеш. Гадәттә җитештерүчеләр, эшләнмәнең хезмәт итү срогын озынайту һәм сыйфатын арттыру өчен, сүсләрнең төрле төрләрен катыштырырга тырыша.

Коенмалык теккәндә сүсләрнең түбәндәге төрләре кулланыла:

Мамык (хлопок) иң яхшы экологик материал булып санала. Ул тире өчен бөтенләй зарарсыз, аллергия бирми, тотып карау өчен рәхәт, тәнне кояш нурларыннан ышанычлы саклый. Табигый текстильнең җитешсезлекләренә килгәндә, еш юганда ул үзенең формасын тиз югалта. Чиста мамыктан тегелгән эшләнмә озак кибә һәм юешләнгәндә сузыла.

Полиэстер – бюджетлы тукыма төре. Ул кояшта уңмый, һава кертә, озак кулланып булмый, беренчел формасын тиз югалта. Бассейн өчен бөтенләй туры килми һәм еш кына бер сезон өчен генә бара. Мондый коенмалык авыр һәм озак кибә.

Лайкра (эластан, спандекс) – киң таралган сүсләрнең берсе. Мондый синтетик тукыманың ялтыравыгы бар, ул эластик, яхшы сузыла һәм тән контурларын яхшы кабатлый. Ул фигураны, җитешсезлекләрен каплап, үзгәртергә сәләтле, форманы тота һәм күпчелек коену костюмнары составында бар. Гадәттә ул мамыклы сүсләргә кушыла.

Тактель – әлеге тукыма трикотажлы сүсләр белән лайкра кушылмасыннан гыйбарәт. Хатын-кызларга коенмалык теккәндә әлеге материал иң яхшыларның берсе булып санала. Ул тәнгә рәхәт, кояшта да, күләгәдә дә күз ачып йомганчы кибә, эластик һәм фигура үзенчәлекләрен ассызыклап күрсәтә. Материалның төп өстенлеге һава үткәрергә сәләтле булуында: ул тән тиресенә "сулау" мөмкинлеген бирә.

Полиамид – эластик һәм ныклы булган синтетик текстиль. Башка материаллар белән чагыштырганда, ул тиз кибә, кояш нурлары йогынтысына бирешми (уңмый), сыгылмалы һәм форманы яхшы тота. Карап торышка ялтыравыклы булуы белән аерылып тора. Модельләр өчен идеаль вариант, фигураны кирәкле урыннарда бик яхшы яшерә, еш юдырган очракта формасын югалтмый.

Нейлон – полиамид сүснең бер төре булып тора, әмма аннан ныклырак түгел. Спорт өчен коенмалыкларны күпчелек шуннан тегәләр. Ул фигураны бик яхшы җыеп тора, ләкин ультрашәмәхәгә, тозлы суга һәм хлоркага аз тотрыклы, шуңа күрә дә вакыт узу белән төсләре уңа һәм бозыла.

Модель сатып алганда, материал составына игътибар итәргә кирәк. Кайчак беренче карашка бер үк төрле коенмалыклар бәясе белән аерылып тора. Бюджетлы вариантлар арзанлырак, ләкин бер-ике сезоннан артык хезмәт итмәячәк. Янга калдырырга тырышып, сыйфатын җуярга мөмкин.

Ярлыктагы мәгълүмат сатып алу эшен җиңеләйтергә мөмкин. Хәтта бер сезон өчен сатып алынган вариант та күркәм һәм уңайлы булырга тиеш. Еш булган кояш ванналарына, диңгез суына тотрыклы булса, шул ук вакытта тиз кибеп, юганда һәм юешләнгәндә формасын җуймаса яхшы булыр.

Коену киемен уңышлы сайлап, яхшы коену сезоны насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International