Чистай районында 300 литрга якын алкогольле продукция тартып алынды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре "Халык контроле" системасына килгән гражданин гаризасы буенча Чистай районының Югары Кондрата авылы кибетендә контроль чара үткәрде. Визуаль карау барышында ачыкланганча, сәүдә объектының стационар булмавына ишарә итүче билгеләр бар иде.

Сәүдә залын караганда, сатучы эшли торган кибет киштәсе ягында 4 шешә күләмендә "Российское шампанское", 2 шешә "Happy Hours" шәраб эчемлеге һәм 2 шешә "Норд боярд" җиләк-җимеш шәрабы ачыкланды. Шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән сәүдә объектында эшчәнлек башкаручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе дә юк иде.

Моннан тыш, кибеттә төрле савытларда гомуми күләме 231 шешәдә 11 исемдәге сыра сатылган, алардан 3 шешәнең яраклылык вакыты узган. Сыра продукциясенә товар озату документлары күрсәтелмәде.

Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 300 литрга якын алкогольле продукция алынды.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш башлау стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International