"Халык контроле" ДМС системасына алкогольле продукцияне тиешле документларсыз сату мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр килде

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 елның июлендә Менделеев районы буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына тиешле документларыннан башка сыра һәм сыра эчемлекләрен сату мәсьәләсе буенча 3 мөрәҗәгать килгән, шуларның берсе расланды. 2019 елның 5 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Менделеев шәһәренең бер кибетендә тиешле документларыннан башка һәм алкоголь продукциясен БДАМС системасында исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозып сыра һәм сыра эчемлекләрен сату  фактын билгеләде. 22,74 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлеше, 14.45 ст., 14.19 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International