Сыйфатсыз кондиционер сатып алган очракта кулланучыга нишләргә?

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Кондиционер ул ябык бүлмәдә температура режимы, чагыштырмача дымлылык, чистартылган һава һәм аның хәрәкәт тизлеге кебек кирәкле параметрларны саклап торырга сәләтле җайланма. Ул кеше сәламәтлеге өчен мөмкин кадәр уңайлы микроклиматны фатирда яки йортта гына түгел, производствода да тәэмин итү өчен билгеләнгән. Сыйфатсыз кондиционер сатып алган очракта кулланучыга нәрсә эшләргә соң?

Кондиционерлар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә (РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган).

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясы нигезендә техник яктан катлаулы товарга карата кулланучы, кондиционерда җитешсезлекләр булуын ачыклаган очракта, кулланучыга мондый товар тапшырылган көннән башлап унбиш көн эчендә сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында таләп итәргә яки, сатып алган сумманы тиешенчә яңадан исәпләп, аны шундый ук маркадагы (модель, артикул) яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру турында таләп итәргә хокуклы. Әлеге срок узгач күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:

  • товарда әһәмиятле җитешсезлек булуы ачыкланганда;
  • товардагы кимчелекләрне бетерү сроклары бозылганда;
  • төрле җитешсезлекләрне берничә мәртәбә юкка чыгару нәтиҗәсендә гарантия срогының һәр елында җыеп исәпләгәндә утыз көннән артыграк вакыт эчендә товардан файдалану мөмкин булмаганда.

Сатучы (җитештерүче) кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итеп алырга һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатын тикшерергә бурычлы. Кулланучы товарның сыйфатын тикшертүдә катнашырга хокуклы.

Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәсләшкән очракта сатучы (җитештерүче) товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарга экспертиза үткәргәндә катнашырга һәм, аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, мондый экспертиза бәяләмәсенә суд тәртибендә шикаять белдерергә хокуклы.

Әгәр товарга уздырылган экспертиза нәтиҗәсендә андагы җитешсезлекләрнең сатучы (җитештерүче) җавап бирми торган хәлләр нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеге ачыкланса, кулланучы сатучыга (җитештерүчегә) экспертиза уздыру өчен тотылган чыгымнарны, шулай ук товарны саклауга һәм транспортлауга бәйле чыгымнарны да капларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International