"2019 елның 1 яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында алкоголь базарының торышы турында гавами фикер алышу"

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция  җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе 

Әлмәт территориаль органы

БЕРКЕТМӘ

2019 елның 16 июле                                                                   Ютазы районы, Урыссу ш.т.п.

 

Гавами чаралар

"Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында 2019 елның 1 яртыеллык йомгаклары буенча алкоголь базарының торышы турында гавами фикер алышу".

 

Үткәрелү урыны: ТР, Ютазы районы, Урыссу ш.т.п., Пушкин ур., 38

Үткәрү датасы: 2019 елның 16 июле

 

Катнаштылар:

– С.В.Самонина – Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

– З.З.Гыйбадуллина – ТР Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары;

- М.И.Михеева – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы;

- Г.Г.Габдрахманова – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты

- Ютазы муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары

- "Алкоторг" һәм "Белый Кремль" ҖЧҖ вәкилләре

- алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре.

 

Көн тәртибе:

  1. Ютазы муниципаль районында 2019 елның гыйнвар-июнь айларында алкогольле продукцияне, аерым алганда, аракы (ТРда җитештерелгәнен һәм читтән китертелгәнен) сатуга, җан башына исәпләгәндә хәмер продукциясен сатуга, узган ел белән чагыштырганда Ютазы муниципаль районында алкоголь продукциясен сату дәрәҗәсенә, ТРда җитештерелгән сыра сатуга анализ ясау.
  2. "Алкоторг" һәм "Белый Кремль" ҖЧҖ тарафыннан тәэмин итүләр буенча мәгълүмат.
  3. Урыссу авыл җирлеге башлыгы хисабы

 

Тыңладылар:

 

М.И.Михеева – Ютазы муниципаль районында 2019 елның 1 ярты елында алкогольле продукцияне, аерым алганда, аракы (ТРда җитештерелгәнен һәм читтән китертелгәнен) сатуга, җан башына исәпләгәндә хәмер продукциясен сатуга, узган ел белән чагыштырганда Ютазы муниципаль районында алкоголь продукциясен сату дәрәҗәсенә, ТРда җитештерелгән сыра сатуга анализ;

 

Ф.Г.Әминова – 2019 елның 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча Урыссу авыл җирлегендә алкогольле продукцияне сатуның кимүе турында.

 

Вәкил – "Алкоторг" һәм "Белый Кремль" ҖЧҖ тарафыннан тәэмин итүләр буенча мәгълүмат.

 

 Карар иттеләр:

 

Ютазы муниципаль районында 2019 елның 1 ярты елында алкогольле продукцияне, аерым алганда, аракы (ТРда җитештерелгәнен һәм читтән китертелгәнен) сатуга, җан башына исәпләгәндә хәмер продукциясен сатуга, узган ел белән чагыштырганда Ютазы муниципаль районында алкоголь продукциясен сату дәрәҗәсенә, ТРда җитештерелгән сыра сатуга анализны игътибарга алырга.

"Белый Кремль" вәкилләренә "Белый Кремль" сырасын сату буенча сәүдә предприятиеләре киселешендә тулы анализны тапшырырга, үткәрелә торган акцияләр, ташламалар турында мәгълүмат бирергә.

Контроль башкарма комитетның территориаль үсеш бүлегенә йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International