"Агропак-Татарстан" ҖЧҖнең минераллы суларына һәм алкогольсез эчемлекләренә кулланучылар дегустациясе

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

"Агропак-Татарстан" ҖЧҖ – минераллы сулар һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү заводы 1997 елның августында файдалануга тапшырылган. "Агропак-Татарстан" ҖЧҖ гамәлгә куючы  – "Татнефть" ААҖ.

Бүген, 22 елдан соң, предприятиенең горурланырлыгы һәм минераллы су җитештерүче башка предприятиеләр белән чагыштырырлык нәрсәләре бар. "Агропак-Татарстан" ҖЧҖ продукциясе – тәмле, сыйфатлы һәм экологик куркынычсыз. Коллектив үз гореф-гадәтләрен үзгәртми һәм шул ук вакытта заман белән дә бергә атлый: техник, икътисади һәм социаль прогресстан калышмаска тырыша. Завод белгечләре кулланучылар базары өчен яңа продукцияләрне үзләре эшләп чыгара һәм алга этәрә.

Бүгенге көндә продукциянең ассортименты утыз төрдән артып китә. Болар "Письмянская" минераллы табигый ашханә суы, эчә торган минераллы "SHIFA" ашханә суы, эчә торган табигый "SHIFASU" ашханә суы, төрле җиләк-җимеш һәм сок кушылган эчемлекләр, "тере" сыра һәм куас. 2007 елда предприятие зур күләмле шешәле су чыгару һәм сатуны өстенлекле юнәлеше итеп сайлаган. Әлеге программа кысаларында "Агропак-Татарстан" ҖЧҖ 19,2 литр сыешлы "SHIFASU" суын җитештерү һәм аны тутыру буенча автомат линия эшли башлаган, бу исә күләмне аена 30 000 шешәгә кадәр арттыру мөмкинлеген биргән.

Эшенә күңел биреп хезмәт итүче хезмәткәрләрнең намуслы эшләве нәтиҗәсендә завод продукциясе югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора, ул сатучыларның кайтавазлары белән генә түгел, ә Россиянең дәүләт сертификатлары һәм сәламәтлек саклау хезмәтләренең су анализы нәтиҗәләре белән дә расланган.

2019 елның 15 июлендә "Агропак-Татарстан" ҖЧҖ базасында продукциягә кулланучылар дегустациясе үткәрелде.

Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 ноябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү " ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Әлеге программаны башкаручылар буларак, дегустацияне оештыру һәм үткәрү эшендә Лениногорск муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге вәкилләре катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, "ТатЦСМ" ФБУ, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ, "Тест-Татарстан" ЯАҖ, азык-төлек лабораторияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, "Гидек" ЯАҖ Казан бүлеге, "Минресурскурорт" ЯАҖ; мәнфәгатьле министрлыклар һәм ведомстволар; Казан дәүләт медицина университеты белгечләре, су чыгару һәм тутыру буенча җитештерүче-предприятиеләрнең, сәүдә челтәрләренең вәкилләре катнашында су бәяләү буенча эксперт комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә шешәле суга уздырылган дегустация нәтиҗәләре буенча "Агропарк-Татарстан" ҖЧҖ продукциясе мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Аналогия өчен, 2012 елда Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән шундый ук дегустация нәтиҗәләре буенча ул 6 нчы урында иде.

Кулланучылар дегустациясендә катнашучыларга җитештерелә торган продукциянең 30га якын төре тәкъдим ителде: газсыз һәм газландырылган "Письмянская" эчә торган суы, "SHIFASU" эчә торган суы, лимон тәме белән минераллы су, яшел алма, әфлисун, ананас, дюшес армуты исләре белән җиләк-җимешле су, "Богатырь" куас эчемлеге һәм боларның барысы да 0,33 л башлап 20 л кадәр төрле савытларда. Дегустациядә катнашучылар арасында анкета үткәрелде, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау буенча эшчәнлеге турында сөйләнелде. Элемтә өчен мәгълүмат, буклетлар һәм газеталар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International