2019 елның 16 июлендә Арча районы КФҮ ДБУ филиалы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә үзәккә килүчеләрне консультацияләп, чираттагы күчмә чара үткәрде.
Килүчеләрдән түбәндәге сораулар керде: сыйфатсыз смартфон алган очракта, ничек итеп дөрес гамәл кылырга; сыйфатсыз телевизор ремонтыннан баш тартып һәм акчаны кире кайтару турында таләп итеп буламы; сыйфатлы көмеш алкаларны алмаштыру мөмкинме; үлчәме туры килмәгән очракта аяк киемнәрен алмаштыру мөмкинме һ.б. Кергән барлык сорауларга да кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарга туры китереп тулы җаваплар бирелде.
Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.