Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кизү торды

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләреннән торган десант "Агроторг" ҖЧҖнең Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 101 нче йорт адресы буенча урнашкан "Пятерочка" кибетенә барып,  берьюлы берничә бурычны эзәрлекләде.

Беренчедән, әлеге федераль сәүдә челтәре кибетендә безнең хезмәткәрләр тарафыннан ай саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәзгыятьләр үзәгенә билгеләнгән срокларда җибәрелә торган 24 исемдәге беренче нәүбәттә кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелә.

Шулай ук республика товар җитештерүчеләре продукциясенә кулланучылар дегустациясен оештыру һәм үткәрүдә дә катнашылды. Бу юлы "Яшел Үзән сөт комбинаты" АҖ җитештергән продукция – пастеризацияләнгән 2,5%лы, 930 граммлы пластик шешәгә тутырылган "Станция молочная" сөте тәкъдим ителде. Кулланучылар дегустацияләнә торган сөтне, бигрәк тә печенье белән татып карап, уңай бәяләмә биреп, үзләренә ошаган продукцияне сатып алырга булдылар.

Моннан тыш, сатучылар өчен оештырылган уку барышында 2019 елның 1 июленнән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә үз көченә кергән үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерелде.  

Әлеге үзгәрешләр нигезендә сату кагыйдәләре түбәндәге эчтәлекле яңа пункт белән тулыландырылган: "Сәүдә залында яки сатуның башка урынында сөтле, составында сөт булган һәм сөт кушылган продуктларны урнаштыру башка азык-төлек продуктларыннан визуаль рәвештә аларны аерып тору мөмкинлеген бирүче ысул белән гамәлгә ашырылырга һәм алар янәшәсендә "Сөт маен алмаштыргычтан башка продуктлар" дигән мәгълүмат язуы булырга тиеш. Дәүләт алкоголь инспекциясе заказы буенча нәкъ менә шул темага вакытында басылып чыккан буклетлар бик актуаль булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International