Урамда – җәй, ләкин бу әле кул кышырып утыру дигәнне аңлатмый! Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайгыртып торучы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр борчый. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү һәм кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре шәхси консультацияләр үткәрү өчен үзәккә чакырылды.
"Түгәрәк өстәл" форматында узган очрашу барышында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре хәл ителде, кеше яшәешенең төрле өлкәләрендә очрый торган күп кенә кызыклы һәм танып-белүле вакыйгалар турында әйтелде һәм алар хакында фикер алышынды, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп статьялары белән таныштырдылар. Кулланучылар өлкәсе мәсьәләләрен карап, мәсьәләләрне хәл итү юлларын таптылар, дәгъва хатларын төзүдә ярдәм күрсәтелде. Барлык катнашучылар да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган буклетлар алды.