Яшел Үзән муниципаль районының Ведомствоара комиссиясе эше

2019 елның 19 июле, җомга

2019 елның 15 июлендә Яшел Үзән районында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.А.Сапожников рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2019 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча районның алкоголь базарының торышына бәйле күрсәткечләр турында фикер алыштылар. Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне алга этәрүгә һәм ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Июнь аенда Татарстан Республикасында җитештерелгән аракы сатуны киметү сәбәпләре, республикада җитештерелгән сыраның сәүдә объектларында сатуга куелуына бәйле вәзгыятьне яхшырту юллары турында "Татспиртпром" ААҖ һәм “АБ ИнБев Эфес” АҖ Казан филиалы вәкилләре чыгышлары тыңланды.

ВАК утырышы нәтиҗәләре буенча сәүдә оешмалары җитәкчеләре белән республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне, шул исәптән "Белый Кремль" сыра кайнату заводы җитештергән сыра ассортиментын, арттыру мәсьәләсе буенча аңлату эшен дәвам итәргә, ә "Алкоторг" ҖЧҖ, үз чиратында, республикада җитештерелгән алкоголь продукциясе белән тәэмин итүгә эшкуарлардан заявкаларны вакытында һәм тулы күләмдә үтәргә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International