Безнең барыбыз да, һөнәренә, җенесенә, яшенә бәйсез рәвештә, кулланучы булып тора...

2019 елның 19 июле, җомга

Һәркем акчага сатып алган предметлардан файдалана. Һөнәренә, җенесенә, яшенә карамастан, безнең барыбыз да кулланучы булып тора. Шуңа күрә дә үз хокукларыңны белеп тору бик мөһим. Кулланучы буларак белемле булу карар кабул итүгә ярдәм итү белән берлектә соңыннан дөрес чишелеш табарга да булышырга мөмкин.

2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина балаларны кулланучыларның хокукларын яклау нигезләренә һәм үз хокукларыңны якларга өйрәтү өчен "Шатлык" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә аңлату чарасы үткәрде. Чарада төрле яшьтәге 49 ял итүче кеше катнашты.

Балалар белән уздырылган әңгәмә балаларны оешманың функцияләре һәм бурычлары белән таныштырудан башланды. Балаларга аеруча кызыклы тоелган товарларны сату-алу, шулай ук кулланучы тарырга мөмкин төрле хәлләрдә кулланучы буларак үзеңне грамоталы тоту һәм мондый хәлләрдә чишелеш юлын табу мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде. Кулланучы, башкаручы, сатучы кебек төшенчәләр турында һәм товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, сыйфатсыз товарны алмаштырганда, товарлар, яраклылык сроклары һ.б. турында мәгълүмат алганда кулланучыларның төп хокуклары турында аңлатмалар бирелде. Аңлатмалар биргәндә территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде, балалар үзләренең сыйфатсыз товар сатып алу очраклары турында да сөйләде.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану зарурлыгы турында да искәртеп үтелде. Продукцияләргә дегустацияләрнең нәтиҗәләре, алда булачак Кулланучыларның хокукларын яклау турында олимпиада, аның этаплары турында мәгълүмат җиткерелде.

Балалар битараф калмады, чарада актив катнаштылар.

Чарада катнашучыларның барысы да: балалар да, әйдаманнар да күп кенә күңелле тәэсирләр һәм файдалы брошюралар, "Вестник потребителя Татарстана" газетасы белән Эсселәр җыентыгын бүләк итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International