"Затлы" Сәүдә Йорты ҖЧҖ чыгара торган продукциягә күргәзмә-презентация

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның 19 июлендә ТР Әтнә районында шәхси эшкуар З.Т.Минашаева сәүдә объектында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Затлы" Сәүдә Йорты ҖЧҖ чыгара торган он продукциясенә күргәзмә-презентация оештырды. Күргәзмәнең төп максаты – район территориясендә җитештерелә торган продукцияне куллану базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру, товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру. 

Презентация барышында он продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде: пироглар, тортлар, чәк-чәк, баллы торт, күмәч эшләнмәләре, кондитер әйберләре һ.б.

Күргәзмә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре җирле продукциянең өстенлеге турында сөйләде: чималның натуральлеге, сыйфаты, яңа булуы турында. Кулланучыларның хокукларын яклауның төп төшенчәләре турында аңлатма бирелде. Теге яки бу товарны сатып алганда килеп чыгарга мөмкин булган хәлләргә мисаллар китерелде. Товарлар һәм җитештерүче турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат бирелергә тиешлегенә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве нинди документлар белән раслануына аерым игътибар бирелде.

Шулай ук хезмәткәрләр чарада  катнашучыларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләре белән дә таныштырды, мәгълүмати буклетлар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International