Актаныш муниципаль районында "РусАлка" кибете хезмәткәрләре белән профилактик эш

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның 19 июлендә "РусАлка" кибетендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты "Алкоторг" сәүдә вәкиле белән берлектә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация-профилактик эш алып барды. Күтәрелгән мәсьәләләр арасында – азык-төлек товарларының җитешсезлекләрен ачыклаганда кулланучыларның хокуклары; сатып алучыларны товар бәясенә карата ялгышлыкка кертүгә бәйле мәсьәләләр.

Чара барышында кулланучылар да игътибардан читтә калмады. Чара үткәрү кысаларында кулланучы мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International