Менделеев шәһәрендә яшәүчегә дәгъва хаты проектын төзүдә ярдәм күрсәтелде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына көнкүреш техникасы кибетләренең берсендә сыйфатсыз туңдыргыч сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте.

"Кирәкле җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне озын кышка җәйдән үк әзерләп кую өчен мин аның хакында бик озак хыялландым, ләкин өметләрем акланмады, миңа сыйфатсыз туңдыргыч туры килде", – дип аңлатты үзенең моң-зарлары хакында шикаять белән мөрәҗәгать итүче яшь ханым.

Ведомство белгечләре "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Законның 18 статьясы нигезендә дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәтте. Килеп туган хәлне уңышлы җиңеп чыгуда кулланучыга уңышлар телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International