Әлки районында кулланучылар өчен чаралар комплексы үткәрелде

2019 елның 23 июле, сишәмбе

2019 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында, кулланучылар өчен чаралар комплексын үткәрде, ул Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашуны, Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укуны, "КФҮ" ДБУ һәм "Кояш" кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәлләре оештыруны, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү торуны үз эченә алды.

Чаралар барышында кулланучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, шулай ук "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы турында аңлатылды.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре белән узган семинар-укуда хезмәткәрләрнең игътибары техник яктан катлаулы товарларның яңартылган исемлегенә юнәлтелде. Бу исемлеккә тузан суырткыч роботлар, җиһаз эченә кертеп урнаштырыла торган микродулкынлы мичләр, кухня комбайннары, электр һәм катнаш газ-электр панельләре кертелгән. Закон чыгаручы тарафыннан техник яктан катлаулы товарларга карата аларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта аерым таләпләр куелган.

Территориаль орган белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде.

Кулланучыларга танышу өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International