2019 елның 19 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Ф.Г.Гыйльметдиновның хатын-кыз киемнәре сатыла торган сәүдә объектында кулланучыларның хокукларын яклау турында РФ законнарын аңлатып, белем бирә торган семинар үткәрде.
Семинар барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Сатылучы товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү һәм урнаштыру дөреслеге, текстиль һәм трикотаж эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде.
Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары язылган визиткалар өләшенде.