Интернет бердәм мәгълүмат системасында затларның чикләнмәгән даирәсенә файдалану өчен алкоголь продукциясенә заказ бирүнең конкрет ысулын урнаштыруның ачыкланган фактына бәйле Чаллы шәһәре прокуратурасыннан килгән административ материал нигезендә 2019 елның 15 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре шәхси эшкуарга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Күрсәтелгән сайтта кулланучыларга телефоннар буенча алкоголь ассортименты белән танышу тәкъдим ителгән.
2019 елның 18 июлендә Чаллы шәһәре суд районы буенча 5 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан шәхси эшкуарны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.15 статьясының 8 өлеше буенча 20000 (егерме мең) сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.
Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында законнарда ваклап сатылуы чикләнгән яки тыелган алкоголь продукциясен һәм (яки) спирткатнашмалы азык-төлек продукциясен һәм (яки) этил спиртын, спирткатнашмалы азык-төлек булмаган продукцияне дистанцион ысул белән ваклап сату турында тәкъдимнәрне үз эченә алган мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә урнаштырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.15 статьясының 8 өлешендә җаваплылык каралган.