Баулы шәһәрендә ведомствоара комиссия утырышы

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

2019 елның 23 июлендә Баулы шәһәре Башкарма комитеты советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының 2019 елның 6 ае йомгаклары буенча алкоголь базарының торышы турында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара район комиссиясе утырышы булды.

Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе, җитәкче урынбасары, полиция башлыгы урынбасары, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгече, шулай ук "Алкоторг" ҖЧҖ һәм "Белый Кремль" ААҖ супервайзерлары, барлык авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Баулы районы территориясендә 2019 елда алкогольле продукцияне сату турында Әлмәт территориаль органы башлыгы М.И.Михеева чыгыш ясады, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә киртә куюларны ачыклау эше турында полиция бүлеге башлыгы урынбасары И.Ш.Шәрәфиев чыгыш ясады, район буенча агуланулар турында Роспотребнадзор вәкиле И.Г.Байсламов сөйләде. Александровка авыл җирлеге башлыгы В.И.Уварованың район буенча иң түбән хәмер сатуның сәбәпләре турындагы доклады аерым тыңланды.

Йомгаклау сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе И.И.Гузаиров чыгыш ясады, полиция, авыл җирлекләре башлыкларына, "Белый Кремль" ААҖ сәүдә вәкилләренә тәкъдимнәр җиткерде.

Утырыш барышында шулай ук контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән полиция хезмәткәрләре арасында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә контроль чаралар үткәрү һәм материалларны рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча уртак укулар үткәрү турында килешенүгә ирешелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International