Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча күпфункцияле үзәк аша мөрәҗәгать итә аласыз

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина Әтнә районының "Күпфункцияле үзәк" дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләргә кулланучы белеме эстәү буенча чара үткәрде.

Чара, кулланучылар базарында низаглы хәлләр килеп тумасын, ә андый очраклар булганда – мәсьәләләрне законга нигезләнеп хәл итү өчен, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру һәм арттыру  максатында оештырылды.

Чарага килгән кулланучылар кулланучыларның хокуклары белән танышты, шул исәптән сыйфатсыз товар сатып алганда яки эшләр сыйфатсыз башкарылганда (хезмәтләр сыйфатсыз күрсәтелгәндә) нинди таләпләр белдерергә хокуклы булуы турында; яраклылык срогы чыккан товар сатылган очракта; пластик тәрәзәләр сыйфатсыз урнаштырылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында белде. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә һәм сыйфатлы товарны алыштырганда кулланучы гамәлләренең конкрет алгоритмы аңлатылды. Әңгәмә барышында чарада катнашучылардан үзләрен кызыксындырган сораулар җиткерелде, аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында тулы җаваплар бирелде.

Әлеге чарада "Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм бүлек реквизитлары урнаштырылган буклет-белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International