2019 елның 24 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә сырларга кулланучылар дегустациясе узды

2019 елның 26 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә еш кына азык-төлек товарларының, шул исәптән сырларның түбән сыйфатлы булуына гражданнардан мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр керә. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне анализлау, тикшерү материаллары кулланучыларның хокуклары бозылуы турында сөйли. Кагыйдә буларак, шикаятьләр товарны кибеттә саклау шартларының дөрес булмавы (сыр күгәрек белән каплана, бозылган продукт тәме барлыкка килә), шулай ук товарны фальсификацияләүгә бәйле рәвештә – сырның кыйммәтле сортларын арзанракка алыштырганда килеп чыга. Сыр составында үсемлек майлары булырга тиеш түгел, югыйсә бу инде сыр продукты дигән сүз, чөнки анда нәкъ менә сөт майларын үсемлекнеке белән алыштырырга рөхсәт ителә.

Без кулланучылар арасында сораштыру уздырдык һәм ачыкланганча, кызганычка, сатып алучылар сырларның төрләрен һәрчакта да белеп эш итмиләр, әлеге продуктның тәм үзенчәлекләрен аңламыйлар, еш кына матур төргәгенә алданып, теге яки бу продукциягә өстенлек бирәләр икән. 2019 елның беренче яртыеллыгында РФ халкы тарафыннан сыр куллану дәрәҗәсе 26%ка арткан. Шул ук вакытта әлеге чорда сыр продуктларын куллану 19,5%ка кимегән. Milknews аналитика үзәге хисапларында шундый белешмәләр китерелә.  

Шулай итеп, аналитиклар билгеләп үткәнчә, 2018 ел тенденциясе дәвам итә, ягъни халык арасында традицион сырларга булган ихтыяҗ өстенрәк була бара. Нәтиҗәдә, сыр продуктларына булган ихтыяҗ 7,4% ка кимегән, сырларга карата, бәясе артуга карамастан, 10,1% ка арткан (бер ел эчендә +4,9%).  

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сырларның иң киң таралган атамаларына кулланучылар дегустациясен үткәрергә карар итте, үрнәкләр турыдан-туры сәүдә челтәрендә сатып алынды, шулай итеп, кибет киштәләрендә сатыла торган продукция бәяләнә. Безнең республикада җитештерелгән, шулай ук башка төбәкләрдән китерелгән сыр үрнәкләре сатып алынды. Базарда сырларны сайлап алу мөмкинлеге зур булганга күрә, халык арасында аеруча киң таралган атамалы сырлар сайлап алынды: "Голландский" һәм "Российский" дигәннәре. Сайлап алганда түбәндәге бәя категориясенә караган сырлар эләкте: "Голландский" сыры – 349,9 сумнан алып 814 сумга кадәр, "Российский" сыры – 359,9 сумнан 787 сумга кадәр.

Сырлар тәме һәм исе, тышкы кыяфәте һәм консистенциясе, төсе һәм рәсеме буенча норматив документлар таләпләренә туры китереп бәяләнде.

Чараның максаты: сатып алынган сыр үрнәкләренең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү, алар арасыннан иң яхшы җитештерүчене ачыклау һәм алынган нәтиҗәләр турында мәгълүматны кулланучыларга җиткерү.

Комиссия составына сөт тармагы, контроль-күзәтчелек органнары, азык-төлек лабораторияләре, сәүдә челтәрләре һәм җитештерүче предприятиеләр белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре керде.

Сырның 15 үрнәге тәкъдим ителде. Сырның барлык үрнәкләре "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ лабораториясендә эксперт сынаулар узды.

Дегустация нәтиҗәләре:

"Российский" сырларын дегустацияләү нәтиҗәләре

 

УРЫН

Үрнәкнең атамасы

Әзерләүчесе

 

 

     

 

     

1

"Российский" сыры , майның масса өлеше 50%, "Белебееский МК" сәүдә маркасы

"Мактау билгесе" Бәләбәй ордены" ААҖ сөт комбинаты", Башкортстан Республикасы.

 

2

"Российский" сыры , майның масса өлеше 50%, "Fine Life" сәүдә маркасы

"Дятловск сыр ясау заводы" ААҖ, Беларусь Республикасы.

 

3

"Российский" сыры, майның масса өлеше 50%

"Биектау сөт заводы" ҖЧҖ, Россия, Татарстан Республикасы.

 

4

"Российский" сыры, майның масса өлеше 50%, "Арча" сәүдә маркасы

"Арча" ҖЧҖ вәкиллеге, Балтач май-сөт комбинаты, Россия, Татарстан Республикасы.

 

5

"Российский" сыры, майның масса өлеше 50%, "Сыробогтов" сәүдә маркасы

"Беренче линия" ҖЧҖ, Россия, Екатеринбург шәһәре.

 

6

"Российский" сыры , майның масса өлеше 50%, "ЗМК" сәүдә маркасы

"Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" АҖ, Татарстан Республикасы.

 

7

"Российский" сыры , майның масса өлеше 50%, "Каждый день" сәүдә маркасы

"Сыр Стародубский" ширкәте, Россия, Брянск өлкәсе, Стародуб шәһәре.

 

       

 

"Голландский" сырларына дегустация нәтиҗәләре

 

УРЫН

Үрнәкнең атамасы

Әзерләүчесе

 

 

     

 

     

1

"Голландский" сыры, майның масса өлеше 45%, "Азбука Сыра" сәүдә маркасы, 200әр граммлап төрелгән.

"Азбука сыра" ҖЧҖ филиалы, "Мамадыш заводы", Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре.

 

2

"Голландский" сыры, майның масса өлеше 45%, "Кезский сырзавод" сәүдә маркасы

"Милком" ААҖ, Россия, Удмуртия Республикасы, Ижевск шәһәре.

 

3

"Голландский" сыры, майның масса өлеше 45%, "Белебеевский МК" сәүдә маркасы

"Мактау билгесе" Бәләбәй ордены" ААҖ сөт комбинаты", Башкортстан Республикасы, Бәләбәй ш.

 

4

"Голландский" сыры, майның масса өлеше 45%, "Сыробогтов" сәүдә маркасы

"Беренче линия" ҖЧҖ, Россия, Екатеринбург шәһәре.

 

5

"Голландский" сыры, майның масса өлеше 45%, "Милково" сәүдә маркасы

"Ува-Молоко" ҖЧҖ, Россия, Удмуртия Республикасы, Ижевск шәһәре.

 

6

"Голландский" сыры, майның масса өлеше 45%, "Бәхетле" сәүдә маркасы

"Приор" ҖЧҖ, Казан шәһәре.

 

7

"Голландский" сыры, майның масса өлеше 45%, "Бугульминский МК" сәүдә маркасы

"Бөгелмә сөт комбинаты" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре.

 

8

"Голландский" сыры, "ЗМК" сәүдә маркасы

"Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" АҖ, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International