23 июльдә Алексеевск районының Биләр авылында эшкуарларның стратегик сессиясендә эшкуарлык проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы А.А.Панов катнашты. Очрашу муниципаль районнарда эшлекле климат белән идарә итүнең республика системасын гамәлгә кертү кысаларында оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы уздыра.
Эшкуарлык советы – эшкуарларның хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү мәйданчыгы. Аның эшенең максаты – эшкуарлык өлкәсен үстерү һәм эшлекле мохитне яхшырту. Киң колачлы чарада хакимият органнары, җирле үзидарә, бизнес һәм эшкуарлык вәкилләре катнашты. Мондый аралашу форматы проблемаларны ишетеп кенә калмыйча, алга таба хәл итү максатында проблемалы мәсьәләләргә җентекле анализ ясарга да мөмкинлек бирә.
Чара түгәрәк өстәл форматында узды. Конструктив идеяләрне генерацияләү сессиянең төп бурычына әйләнде. Җыелучылар сәүдә, хезмәт күрсәтү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәләрендәге проблемаларны хәл итү өстендә эшләде.
Чара барышында эшкуарларга шулай ук "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, шулай ук "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы турында да аңлатылды. Моннан тыш, җиткерелгән сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында җавап бирелде.