Ведомство карамагындагы районнарда район ведомствоара комиссияләре эше дәвам итә.
2019 елның 22 июлендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем Абрамов рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышында авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә оешмалары җитәкчеләре һәм алкоголь базары вәкилләре катнашты.
2019 елның 24 июлендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә Югары Ослан муниципаль районының Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия эшендә комиссия әгъзалары, РФ Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы "Верхнеуслонский" бүлеге, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Волжская новь" газетасы редакциясе баш мөхәррире катнашты.
Комиссия утырышларында 2019 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча районнарның алкоголь базары торышы күрсәткечләре; Татарстан Республикасында җитештерелгән сыра белән тәэмин итү һәм сату; "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гаризалар керү һәм аларны карау мәсьәләләре тикшерелде.
Комиссияләр эше нәтиҗәләре буенча сәүдә объектлары җитәкчеләренә республикада җитештерелгән алкогольле продукция ассортиментын, шул исәптән "Белый Кремль" сыра кайнату заводы җитештергән сыраны арттыру эшен дәвам итәргә тәкъдим ителде. Авыл җирлекләре башлыкларына алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча эшне дәвам иттерергә, шул исәптән "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итәргә кушылды. "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләренә –эшкуарларның республикада җитештерелгән алкогольле продукция һәм сыра белән тәэмин итүгә гаризаларын үз вакытында карарга һәм тулы күләмдә үтәргә.