2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай шәһәрендә картлар һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернат-йортында лекция-әңгәмә оештырды.
Әңгәмә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының кулланучылар базарындагы эшчәнлеге, шул исәптән "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасы" ярдәмче программасын үтәү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында кыскача мәгълүмат белән башланып китте. Моннан тыш, тыңлаучыларга 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының кулланучыларны яклау дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында 1 нче урынны алуы турында мәгълүмат җиткерелде.
Алга таба кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезләмәләрен карауга күчтеләр. Территориаль орган практикасында кулланучылар катнашында еш очрый торган, шул исәптән суд практикасыннан да, реаль мисаллар каралды.
Кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге, товарда яки күрсәтелгән хезмәтләрдә җитешсезлекләр ачыкланган очракта дәгъва белдерү сроклары каралды.
Интернат-йорт китапханәсенә "Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм буклетлар тапшырылды. Әңгәмә барышында яңгыраган сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында җавап бирелде.