Чистайдагы барларның берсендә ябык савыт белән сыра чыгарып сатканнар

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

2019 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре полиция һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек буенча чаралар уздырганда Чистай шәһәрендәге барларның берсендә ябык савыт белән сыра чыгарып сату фактын ачыклады. Җәмәгать туклануы предприятиесендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуар алкогольле продукция сату шартларын чикләүне тәэмин итмәгән һәм шуның нәтиҗәсендә "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясын бозган.  

Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International