Сатып алу бәясен чагыштырмача киметү законнарга каршы килми

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Товар җитешсезлек белән сатылган очракта, ләкин бу хәл аны билгеләнеше буенча куллануга комачауламаса, товарның сатып алу бәясе чагыштырмача киметелергә мөмкин. Үз чиратында, товарның бәясен киметү якларның килешүендә билгеләнә, ә мондый килешүгә ирешеп булмаса, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бәяне чагыштырмача киметү турында кулланучы таләбе аны белдергән вакыттан башлап ун көн эчендә үтәлергә тиеш.

Сатып алучы әлеге таләпне белдергән очракта, яклар бәя киметү вакытына гамәлдә булган товар хакын киметергә бурычлы. Кулланучы сатып алган вакыттан башлап бәясе киметелергә тиешле товарның хакы киметелгән орчакта да, әлеге кагыйдә гамәлдә була. Бу очракта бәяне киметү хак төшерелгән датага гамәлдә булган бәясенә процент бәрабәрендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

Товар хакын киметкәндә сатып алучы кулланучының таләпләрен ирекле үтәгән датага яки, товарны алмаштыру турында суд карарын үтәү датасына түгел, ә мондый суд карары чыгарылган көнгә билгеләнгән бәя исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International