"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Закон сатып алучыларның мәнфәгатьләрен яклый

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 24 статьясындагы 4 пункты нигезендә, сату-алу шартнамәсен өзгәндә, әгәр таләп суд карары чыгарылган вакытка ирекле нигездә үтәлмәсә, кулланучы товарның шартнамәдә билгеләнгән бәясе белән мондый таләпне ирекле нигездә канәгатьләндерү вакытына тиешле товарның хакы арасындагы аерманы каплау турында таләп итәргә хокуклы.

Телгә алынган статьяда сату-алу шартнамәсен өзгәндә бәя билгеләү тәртибе билгеләнә. Әгәр кулланучы җитешсезлекләре булган товар сатып алган булса һәм товарны сату-алу шартнамәсен өзү турында таләп белдерсә, ул вакытта сатучы әлеге товарның хакын кайтарып бирергә тиеш.

Шул ук вакытта кулланучы товарның әлеге шартнамәдә билгеләнгән бәясе белән мондый таләпне ирекле нигездә үтәү вакытына, яки таләп ирекле нигездә канәгатьләндерелмәсә, суд карары чыгарылган вакытка тиешле товар хакы арасындагы аерманы каплау турында таләп итәргә хокуклы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сатып алучыга товар өчен түләнгән акча суммасын кайтарып биргәндә сатучы товардан тулысынча яки өлешчә файдалану нәтиҗәсендә, товарның товар рәвеше яки башка шуңа охшаш үзлекләре югалу аркасында товарның хакын киметкән сумманы тотып калырга хокуклы түгел.

Шул рәвешле, кулланучы үзенең дәгъваларын канәгатьләндерү турында таләп иткән чорда шундый ук товарның хакы артып киткән очракта, әлеге статья нормасы, хакын арттырып түләмичә шундый ук товар сатып ала алсын өчен, кулланучының мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән.

Әлеге товарга бәя киметелгән очракта да кулланучының хокуклары яклана. Сатучы кайтарып бирелә торган сумманы киметү турында таләп итәргә хокуклы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International