2019 елның 1 августында уздырылган "Алкоголь" оператив-профилактик чарасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлеге хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече белән берлектә, тикшерү максатында башкарылган сатып алу барышында Нурлат шәһәре базары территориясендә спиртлы сыеклык сату фактын билгеләгән.
Х. исемле гражданка сәүдә павильонында "Aqua Minerale" ярлыгы булган 0,5 литр сыешлы пластик шешә белән 150 сумга спиртлы сыекча саткан. Шуннан соң ул үз теләге белән 2,6 литр күләмендә спиртлы сыеклык салынган 6 пластик шешәне чыгарып биргән. Гражданка Х. гамәлләрендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.17 ст. 1 өлешендә ("Физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен ваклап сату") каралган административ хокук бозу составы күзәтелә.
Быелның февралендә шундый ук гамәл кылганы өчен аның ире дә административ җаваплылыкка тартылган булган.
Самара өлкәсенең Челновершинск районында яшәүче ирле-хатынлы бу кешеләр базарда бал саткан булып, сәүдә павильонында законсыз рәвештә спиртлы сыеклык сатып ятканнар.