Алабугада XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе

2019 елның 2 августы, җомга

2019 елның икенче августыннан дүртенче августына кадәр Алабугада XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза. Өч көн дәвамында Алабуга халык һөнәрчеләрен җәлеп итү үзәгенә әверелгән.

2018 елда ярминкәдә Россия Федерациясенең 176 шәһәреннән һәм җирлегеннән, якын һәм ерак чит илләрдән декоратив-кулланма иҗат, халык сәнгате һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге буенча 860 артык оста катнашкан. Өч көн эчендә ярминкәгә 200 меңнән артык кеше килгән.

2019 елгы ярминкә программасында: халык сәнгате һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге эшләнмәләрен, декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләрен сату; Россиянең (шул исәптән Татарстан Республикасының) халык коллективлары катнашында нон-стоп концерт программасы; театральләштерелгән һәм цирк тамашалары, канатта йөрүчеләрнең чыгышлары; милли халык уеннары һәм бәйгеләре; үз кулларың белән сувенир эшләү буенча мастер-класслар.

Моннан тыш, ярминкәдә авыл хуҗалыгы тармагы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, халык куллана торган товарларны җитештерүчеләр продукциясе тәкъдим ителгән, күп санлы балалар һәм спорт мәйданчыклары, авыл мөсафирханәләре, рестораннар һәм кафелар эшли.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре әлеге чара барышында кулланучылар базары һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулары булган җирле халыкка да, шәһәр кунакларына да консультация ярдәмен күрсәтте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә белешмә-мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International