Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Олы Әтнә авылында эш визиты белән булды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов эш визиты белән Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында булды. Җитәкченең программасы Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов белән очрашудан башланып китте, аннан соң сәүдә объектларын карау, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы һәм гражданнарны кабул итү оештырылды. 

Җәүдәт Йосыф улы үзенең эш визитын берничә сәүдә объектыннан башлады, шул исәптән район территориясендә урнашкан эре сәүдә челтәрләрен дә калдырмады, ул республика җитештерүчеләренең ассортиментына һәм бәяләренә аерым игътибар бирде, тәкъдимнәрен җиткерде.

Күчмә чараның төп вакыйгасы алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов, район башкарма комитеты аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлегенең полиция башлыгы Л.А.Минһаҗев, Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору юнәлешенең өлкән опервәкаләтлесе Ф.Ф.Галиуллин, "Әтнә үзәк район хастаханәсе" ДАССУ баш табибы урынбасары Г.Ф.Мифтахетдинова, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Татспиртпром" АҖ филиалы "Белый кремль" СЗ вәкилләре, Әтнә районындагы авыл җирлекләре башкар комитетларыннан 12 җитәкче, сәүдә предприятиеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үзенең чыгышында әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Муниципаль хакимият органнары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары белән уртак эшне дәвам иттерергә, Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне бәяләү индикаторларын яхшырту өстендә эшләргә кирәклеген күрсәтте.

Комиссия утырышы барышында 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы вәзгыять торышын бәяләү индикаторлары җентекләп каралды. Рейтингта Әтнә районы 32 урында тора, 2018 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча ул 37 урында булган.

Алкоголь базарындагы хәлне яхшырту максатында алкоголь базарының торышына даими анализ ясау; хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар һәм район башкарма комитеты арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтү турында карарлар кабул ителде. "Алкоторг" ҖЧҖенә сәүдә предприятиеләренең "Татспиртпром" АҖ аракысына бәяләрне киметү буенча адреслы программасындагы алкогольле продукция белән тәэмин итү буенча гаризаларын үтәүне тәэмин итәргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International