Контроль чаралар барышында утыз литр күләмендә сыра алынды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча уздырылган административ тикшерү кысаларында Чистай районының Байтирәк авылында урнашкан кибеткә юл тотты.

Визуаль карау вакытында сәүдә объектының стационар булмаган билгеләре ачыкланды: инженерлык коммуникацияләре юк, бина җир участогына ныклап торып беркетелмәгән вакытлыча конструкциядән гыйбарәт. Әлеге сәүдә объектында алкогольле продукция, шул исәптән сыра сатылмый, дигән мәгълүмат та юк иде.

Контроль чаралар барышында сәүдә залында дүрт төрле сыра табылды. Әлеге сырага кибеттә сәүдә эшчәнлеген алып баручы шәхси эшкуар тарафыннан товар озату документлары күрсәтелмәде.  Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 30 литр күләмендә алкогольле продукция алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International