Яңа ачылган спорт товарлары кибетендә сатучылар белән уку-семинар

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Әгәр сез спорт белән шөгыльләнергә җыенсагыз, Сезгә спорт аяк киеме һәм киемнәре кебек спорт товарлары сатып алырга кирәк булачак. Аяк киеменә зур игътибар бирергә кирәк. Спорт аяк киеме, һичшиксез, сыйфатлы һәм уңайлы булырга тиеш, аны сатып алганда экономияләү турында уйларга ярамый.

Шунысы да бар, бүгенге кибетләрдә спорт киеменәренә һәм спорт аяк киемнәренә охшаш киемнәр дә, аяк киемнәре дә бар. Безнең көннәрдә спорт – модада, шуңа күрә дә дизайнерлар гадәти модельләргә дә спорт мотивларын кертергә омтыла. Спорт товарларын – кием, аяк киеме, аксессуарлар сайлаганда – аларның сезгә ни өчен кирәклеген истә тотарга кирәк, чөнки заманча спорт товарларының материаллары да, дизайны да теге яки бу спорт төре таләпләренә туры килә.

Сатучылар һәм эшкуарлар өчен чаралар уздыруның айлык планына туры китереп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар И.К.Мәгъсүмованың сәүдә объектында сәүдә кагыйдәләре һәм кулланучыларның хокукларын яклау законнары нормалары турында аңлатып, әңгәмә үткәрде. Әлеге сәүдә объектында спорт киемнәре, аяк киеме, спорт инвентаре, йөзү товарлары, рюкзаклар, бүләкләү өчен кирәкле товарлар сатыла. Кибет әле күптән түгел генә ачылганлыктан, сатучыларны укыту барышында кулланучыларның хокукларын яклау тематикасына кагылышлы сораулар яңгырады: үлчәме буенча туры килмәгән сыйфатлы коену киемнәре һәм башлыклары кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешме; сыйфатсыз товарларны кире кайтару чорлары; сыйфатсыз товарларны алмаштыру чорлары; товарларның ярлыкларында һәм биркаларында нинди мәгълүмат булырга тиеш. Барлык сорауларга да бүлек белгече компетентлы җаваплар бирде. Чара азагында мәгълүмати буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстан” газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International