2019 елның 5 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Л.И.Абдуллина кулланучылар базарында халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру һәм хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Иске Кырлай авылында гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә якын-тирә авылларда һәм Иске Кырлай авылында яшәүчеләр килгән иде, аларны сыйфатсыз товарлар, аерым алганда, азык-төлек товарларына касса чегы булмаганда нәрсә эшләргә кирәклеге, сатучының акчасы алдан түләнгән товарны бирү срокларын бозуы, сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турындагы сораулар кызыксындыра иде, шулай ук алкогольле продукцияне һәм яраклылык вакыты узган товарларны сатуга кагылышлы мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.
Барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче өлкәләрдә халык проблемаларын хәл итү өчен җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү максатларында, гражданнар белән очрашудан соң, авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарның төп нормаларын аңлатып, укыту-семинар үткәрелде, территориаль орган практикасыннан мөрәҗәгатьләрне карау буенча мисаллар китерелде. Семинар барышында җирлек хезмәткәрләренең шәхси тәҗрибәсенә кагылышлы сораулар да күпләп яудырылды, алар закончалык күзлегеннән карап тикшерелде.
Чарада катнашучыларга "Кулланучы өчен белешмәлек" буклетлары, "Вестник потребителя Татарстана" газетасының чираттагы саны өләшенде.