"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының эше турында

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

"Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эше Татарстан Республикасы Президентының "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2012 елның 1 июнендәге ПУ-408 номерлы Указын үтәү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы 676 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Гражданнар килеп чыккан төрле проблемалар турында хәбәр итә, шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә ярдәм итә ала.

"Алкогольле һәм (яки) спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу" гамәлдәге системаның бер категориясе булып тора, аның башкаручысы – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе.

Мондый гаризаларны карау түбәндәге хокук бозулар буенча алып барыла:

  • 22:00 сәгатьтән 10: 00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне сату;
  • Сыйфатсыз яки яраклылык вакыты узган продукцияне сату;
  • "Икеләтә билгеләнештәге" спиртлы сыеклыклар сату.

2019 елның беренче яртыеллыгында әлеге мәсьәлә буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына 268 гариза керде, шул ук вакытта системага урнаштырылганнарының гомуми исәбендә 80% артыграгы раслау тапты.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе гаризаларны урнаштырганда мөмкин булганча күбрәк мәгълүмат җиткерергә киңәш итә. Җентекләп тасвирлаудан һәм проблеманы бәян итүдән тыш, мәгълүматны тәгаенләштерергә кирәк: хокук бозуның төгәл урынын, тәртип бозуның асылын, мөмкинлек булганда хуҗалык итүче субъектның исемен күрсәтү, касса (товар) чегын теркәү мәслихәт.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге категориягә кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләре аноним һәм ябык булып тора – мөрәҗәгатьләрне модератор һәм гариза бирүче үзе генә карый ала.

Исегезгә төшерәбез, раслау тапкан гаризаларны урнаштыручыларга матди бүләк каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International