2019 елның 2 кварталы өчен сыра һәм алкогольле эчемлекләр сату күләме турында зарури тәртиптә декларацияләр тапшыру

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә үз эшчәнлеген башкаручы хуҗалык итүче субъектлар өчен сыра һәм алкогольле эчемлекләр сату күләмнәре турында квартал саен декларацияләр тапшыру срогы тәмамланды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан беренче яртыеллыкта алынган мәгълүматларга үткәрелгән анализ нәтиҗәләре нигезендә 116 закон бозу очрагы ачыкланды, чагыштыру өчен: бу күрсәткеч узган елның шул ук чорында 108 очрак булган.

2019 елның II кварталында сыра һәм алкоголь продукциясен декларацияләү өлкәсендә 56 хокук бозу очрагы ачыкланды, чагыштыру өчен: 2018 елның II кварталында әлеге күрсәткеч 50 очрак булган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе искәртә: Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 15.13 статьясын бозу штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартуга сәбәп була, шуңа күрә дә алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре турында законнарда билгеләнгән формада һәм срокларда үз вакытында мәгълүмат бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International