ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы районнарында урынга чыгып гражданнарны кабул итү

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елның 1 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Апас һәм Буа районнарында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Буа районындагы эшкуарлар алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияне яңадан рәсмиләштерүгә, җәмәгать туклануы буенча хезмәтләр күрсәткәндә лицензия бирүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Апас районында яшәүчеләр кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларны сыйфатсыз товарлар (кәрәзле телефон, аяк киеме, кухня раковинасы) сатып алу очраклары кызыксындырды. Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары белән районда алкоголь базарының торышына кагылышлы мәсьәләдә очрашу булды. Чара барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материаллар: "Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International