"Нәтиҗәле коммуникацияләр. Каршылыкларга идарә итү" тренингы

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

294-ФЗ номерлы Федераль законның 8.2 статьясы нигезендә, юридик затларның, шәхси эшкуарларның зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуын кисәтү, зарури таләпләр, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләр бозылуга сәбәпче булган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юк итү максатларында дәүләт (муниципаль) контроль (күзәтчелек) органнары зарури таләпләр, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләр бозылуны профилактикалау буенча ел саен алар тарафыннан расланучы хокук бозуларны профилактикалау программаларына ярашлы рәвештә чаралар уздыра.

Кичә Түбән Камада "Нәтиҗәле коммуникацияләр. Каршылыкларга идарә итү" тренингы узды, әлеге чара ТР бизнес-омбудсмены аппараты тарафыннан Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, ветеринария күзәтчелеге, ТР Икътисад министрлыгы, торак инспекциясе, янгын күзәтчелеге, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнары һәм идарәләре вәкилләре өчен Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү кысаларында оештырылган иде. Дәүләт хакимияте вәкилләре нәтиҗәле аралашу ысулларын өйрәнде, шулай ук практикада коммуникацияләр корып карады.

Семинарның максаты – бизнес вәкилләре белән эшләүдә нәтиҗәле аралашуны җайга салу. Мәсәлән, тикшерүләрне ничек итеп дөрес үткәрергә. Шул ук вакытта штрафка түгел, ә профилактик эшкә төп басым ясалырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International