Әйләнештән алынган алкогольле һәм спиртлы продукцияне юкка чыгару өчен тапшыру

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәтенең "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы карары нигезендә 6 нчы август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне алга таба юк итү максатында чираттагы мәртәбә "Росспиртпром" ААҖ тапшырды.

Алкогольле продукциянең һәм спиртның законсыз әйләнеше ил икътисадына зур зыян китерә һәм халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч белән яный. Юкка чыгару өчен тапшырылган продукциянең гомуми күләме 1394,1 литр тәшкил итә.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының даими контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International